ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самара татарлары Морат бабай изге чишмәсе янында Корбан мәҗлесе оештырган

28 август 2018, 11:52 , Фото: samtatnews.ru

Самара татарлары Морат бабай изге чишмәсе янында Корбан мәҗлесе оештырган Бирегә Самара, Похвистнево шәһәрләреннән һәм якындагы авыллардан 200гә якын кунак килгән.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 24 августта Самара өлкәсе Гали авылында Морат бабай изге чишмәсе янында Корбан мәҗлесе узды. Бу турыда “Самара татарлары”  сайты хәбәр итә.

image (10)

Берничә атна алдан күпләр Похвистнево муниципаль районының Гали авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, “Туган тел” җирле җәмгыять җитәкчесе Камил Исхаков, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Илһамия Кәримовадан чакырулар алды. Бәйрәмгә 200 гә якын  кунак килде. Алар арасында Галидә яшәүчеләр дә, шулай ук Самара, Похвистнево шәһәрләреннән һәм якындагы авыллардан да килүчеләр бар иде, диелгән әлеге хәбәрдә.

image (18)

Бәйрәмнең иң дәрәҗәле кунагы мөфти, Самара өлкәсе мөселманнарының Төбәк Диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллин булган. Ул Корбан бәйрәменең мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек бәйрәме булуы турында сөйләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10