ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Алексей Песошин Чаллыда татар театры бинасы төзелеше барышы белән танышты

3 сентябрь 2018, 11:05 , Фото: пресс-служба мэрии Набережных Челнов

Алексей Песошин Чаллыда татар театры бинасы төзелеше барышы белән танышты Килешү нигезендә муниципалитет театр өчен бина ала, ә аны төзекләндерү республика хисабыннан булачак.

(Чаллы, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда күчмә утырыш кысаларында булачак татар драма театры реконструкциясе һәм ЗЯБ бистәсендә парк проекты белән танышты. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • “Татар-информ” Чаллыда хакимият “Колизей” бинасын сатып алуын, 36,8 миллионлык төзекләндерү эшләреннән соң, биредә татар драма театры урнашачагын хәбәр иткән иде.

Килешү узган ел ахырында төзелгән. Шулай ук шәһәр һәм республика арасындагы килешү нигезендә муниципалитет театр өчен бина ала, ә аны төзекләндерү республика хисабыннан булачагы билгеле булган иде. Төзекләндерү эшләрен башкару 600 млн сумга төшә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Наталия Фишман һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзүчеләр белән мәйданны һәм бинаның үзен карадылар. Төзүчеләр бәяләмәсе буенча, бинаның торышы яхшы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10