ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фотосын сызып ташлаган баннерга аңлатма бирде

12 сентябрь 2018, 15:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов фотосын сызып ташлаган баннерга аңлатма бирде Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе җырчының йөзен сызып ташлаган баннер таратылуның уйланылып бетмәгән адым булуы турында әйтте.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов фестивальнең логотибын сызып ташлаган баннер куелуга карата аңлатма бирде. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Кичә, 11 сентябрьдә, Рәшит Ваһапов фонды җырчылары - Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов социаль челтәрләрдә Рәшит Ваһаповның йөзенә кызыл тәре белән сызылган фото кертте. Җырчылар моны берни белән дә аңлатмады. Җырчы Рәшит Ваһаповның йөзен кызыл тәре белән сызган фотосурәт халык арасында дәгъва тудырды. “Ни өчен безнең атаклы җырчыбызның йөзен шулай сызып ташларга?”, “Аның ни гаебе бар?”, “Бу фестиваль бүтән уздырылмый” дип комментарийлар яздылар. Бу баннерны җырчылар Рифат Фәттаховны китә икән дип тә аңлаучылар булды. Фестивальне оештыручыларны пиар адым ясауда да гаепләделәр.

Рифат Фәттахов әйтүенчә, бу баннер фестивальнең яңа логотибы барлыкка килү белән бәйле. “Рәшит Ваһапов фестиваленең 14 ел буена бер генә логотибы булды. Дөнья үз урынында тормый. 2019 елда фестивальның 15 еллык юбилее була. Яңа сезонга яңа логотип белән керергә булдык. Халык моны уңай кабул итәр дип өметләнәм. Бик күп шалтыратучы, язучы булды миңа. Инстадусларыбызның “котыруы” бик куандырды. Димәк, алар битараф түгел. Бүген сәгать өчтә безнең сайтта официаль рәвештә яңа логотипка презентация ясыйбыз”, - дип хәбәр итте Рифат Фәттахов. 

“Халык дөрес аңласын: Рәшит Ваһапов йөзенә тәре кую безнең техник яктан уйланылмаган адым булган. Без аны чиксез хөрмәт итәбез, ул бөек җырчы”, - дип “Татар-информ”га фикерләрен белдерде Рифат Фәттахов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10