ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Яңа Чишмә район суды ачылышында катнашты

12 сентябрь 2018, 16:11 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Яңа Чишмә район суды ачылышында катнашты Яңа Чишмә район судын капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Чишмә районында төзекләндерелгән район суды бинасын ачуда катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән яңа чишмәлеләрне заманча суд бинасы барлыкка килү белән котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.ПесошинныңЯңа Чишмә муниципаль районына эш сәфәре

ТР Премьер-министры сүзләренчә, монда судьяларның яхшы шартларда эшләвенә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Үз чиратында, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов республика җитәкчелегенә район үсешенә игьтибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Яңа Чишмә район судын капиталь ремонтлау өчен 17,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.ПесошинныңЯңа Чишмә муниципаль районына эш сәфәре

Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр бинаны, судьяларның эш бүлмәләрен, залны һәм башка бүлмәләрне карадылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10