ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнашты

12 сентябрь 2018, 21:05 , Фото: kremlin.ru, instagram.com/rusminnikhanov/

Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнашты Утырышта Россия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ һәм башкалар бар иде.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта Россия Президенты Владимир Путин, Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Премьер-министры Ли Нак Ен, Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга катнашты.

Владимир Путин сүзләренчә, Ерак Көнчыгыш төбәге үсеше Россия өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу - илнең эзлекле һәм озак вакытлы сәясәте, диде Путин.

Шулай ук ил башлыгы Ерак Көнчыгышның 2035 елга кадәрге үсешенең яңа программасы турында да әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10