ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ф.Мөхәммәтшин “Державин укулары” турында: Очрашу нәтиҗәләре буенча новацияләр көтәбез

13 сентябрь 2018, 13:32 , Фото: Михаил Захаров

Ф.Мөхәммәтшин “Державин укулары” турында: Очрашу нәтиҗәләре буенча новацияләр көтәбез Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Александр Елисеев). Казанда бара торган “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре буенча новацияләр көтелә. Бүген КФУның Императорлар залында пленар утырыштагы чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта әйтте. 

“Татарстан җитәкчелеге укуларны һәрвакыт хуплады һәм һәрвакыт көн үзәгенә куелган мәсьәләне мөһим дип кабул итте. “Державин укулары" студентлар чарасы буларак башланган иде, хәзер халыкара вакыйгага әйләнде. Ул 2015 елдан Казанда үткәрелә”, - дип әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашуның көн үзәге мәгълүмати технологияләрне, хокукны һәм цифрлы икътисадны үзара бәйли, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан Дәүләт Советы сүзләренчә, технологияләр үсеш алгач, мәсьәләләрне көйләү өчен хокукны да үстерү зарур.

“Безгә закон практикасы кирәк. Конференция нәтиҗәләре буенча новацияләр, идеяләр, тәкъдимнәр, шулай ук цифрлы икътисад аспектларын закон белән ныгытуны көтәбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу бигрәк тә документлар әйләнеше электрон рәвештә булган Татарстан өчен актуаль. Бердәм мәгълүмат базасында көн саен 3 мең чамасы яңа документ һәм 5 мең резолюция теркәлә.

Утырышта Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Виктор Демидов катнашты.

“Гавриил Державин Россия империясендә беренче юстиция министры булган. Безнең өчен, Юстиция министрлыгының хәзерге хезмәткәрләре өчен Державинның эшенә, кешеләргә мөнәсәбәте бик мөһим. Ул үз вазифасына мөнәсәбәт эталоны һәм үрнәк булды. Аның өчен дәүләт һәрвакыт беренче урында иде. Без аннан үрнәк алабыз”, - диде Виктор Демидов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10