ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе поликлиникасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды

13 сентябрь 2018, 22:00 , Фото: Султан Исхаков

Әгерҗе поликлиникасында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды Беренче көннән үк әгерҗелеләр дә вакцинациягә актив кушылды.

(Әгерҗе, 13 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗе үзәк хастаханәсендә гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Беренче көннән үк әгерҗелеләр дә вакцинациягә актив кушылды, дип яза җирле басма.

– Прививкаларны без дүшәмбедән бирле ясыйбыз инде. Көн саен 9-10 кеше мөрәҗәгать итә, – ди поликлиниканың прививка кую кабинеты шәфкать туташы Валентина Константинова.
 
Бу эштә медицина хезмәткәрләре үзләре дә үрнәк күрсәтәләр. Беренче булып ясатучылар арасында баш табиб Эдуард Овчинников та бар.
 
Баш табиб әйтүенчә, вакцинациягә әзерлек август аенда ук башланган. Җаваплы кешеләр билгеләнгән, прививка ясау бригадалары формалаштырылган. Хезмәт коллективлары буенча исемлекләр төзелеп расланган. Хәзер билгеләнгән көнне урынга чыгасы гына кала. Шул рәвешле, бер көнгә 40-50 кешегә прививка ясау мөмкинлеге бар.
 
– Учреждениеләр белән яхшы элемтә булдырылды. Авылларга да чыгабыз. Кайбер оешмаларда барлык хезмәткәрләрнең дә прививка куйдыртуы аеруча куанычлы, – ди баш табиб. – Аз хәрәкәтләнүче гражданнар турында да онытмыйбыз. Болар – күпчелек өлкән яшьтәгеләр. Кеше сәламәтлеге аркасында вакцинациягә мөстәкыйль рәвештә килә алмый икән, участок терапевтына йә 22672 номеры буенча регистратурага шалтырата ала. Ул чакта медицина хезмәткәрләре аның өенә киләчәк.
 
Уку елы башланганнан соң, балалар учреждениеләре буенча да исемлекләр формалаштырыла. Кызганычка каршы, ата-аналар арасында баласына прививка куйдыруга рөхсәт бирмәүчеләр дә бар.

– Шуңа күрә аларга аерым мөрәҗәгать итәсе килә. Хөрмәтле әти-әниләр! Балагызны сәламәт булу хокукыннан мәхрүм итмәгез. Әгәр бу мәсьәләдә икеләнәсез, сорауларыгыз туган икән, мәгълүмат алу өчен турыдан-туры белгечләргә мөрәҗәгать итегез, урамда сөйләп йөрүчеләрне тыңламагыз. Вакцинаның гриппка һәм өзлегүләргә каршы иң нәтиҗәле чара булуын онытмагыз, – дип басым ясый Эдуард Вильевич.
 
Өзлегүләргә килгәндә, үпкә ялкынсынуы – бердәнбер куркыныч диагноз түгел, ди баш табиб. Әйтик, грипп белән авыручының ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк белән бәйле хроник авыруы бар, ди. Бу очракта айлар узгач та өзлегү барлыкка килергә мөмкин. Һәм ул нәкъ менә әлеге хроник авыру белән бәйле булачак, диелгән район хәбәрендә.
 
 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10