ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербург театры "Алтын битлек" лауреат-спектаклен Казанга алып килә

13 сентябрь 2018, 14:14 , Фото: kamalteatr.ru

Санкт-Петербург театры Санкт-Петербургның Кече академия драма театры (Европа театры) Казанга гастрольләр белән килә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда "Алтын битлек" һәм "Алтын софит" театраль премияләре лауреаты булган "Жизнь и судьба" ("Тормыш һәм язмыш") спектаклен күрсәтәчәкләр. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел 16 һәм 17 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Санкт-Петербургның Кече академия драма театрының (Европа театры) гастрольләре була. Төньяк башкала театры Казанда беренче тапкыр Лев Додин куелышындагы Василий Гроссман романы буенча "Жизнь и судьба" ("Тормыш һәм язмыш") спектаклен күрсәтәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Соңгы тапкыр театр Казанга 2011 елда Төрки халыкларының "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә "Өч сеңел" спектакле белән килгән булган.

  • "Жизнь и судьба" ("Тормыш һәм язмыш") - ХХ йөз рус әдәбиятенең иң яхшы романнарыннан берсе. 1943 ел. Гитлер Германиясе һәм Сталин Россиясе сугышка керә. Ниһаять атом бомбасы ясау серләренә төшенә башлаган танылган галим, физик, академик Виктор Павлович Штрум эвакуациядән Мәскәүгә кайта. Ул - яһүди, һәм үзе эшләгән институт җитәкчелеге бу хакта аның гел исенә төшереп тора. Холокост фронтның икенче ягында гына бар кебек тоелса да, милләтчелек Сталин системасының рәсми булмаган нигезенә әверелә. Кысырыклауга дучар булып, институттан куылган физик коточкыч дилемма алдында кала: дөреслеккә, фәнгә, үзеңә тугры калып үләргәме, әллә эшләмәгән гөнаһ-ялгышларыңны таныргамы? СССРга атом бомбасы кирәк - шушы ихтыяҗ галимне коткара да. Сталинның шәхсән үзе шалтыратуы аны тормышка кайтара, өмет, уңыш һәм танылу китерә. Галим шатлана - системаның гаделлегенә янәдән ышана; ул үзенең инде беркайчан да кайтарып булмаячак бөтен туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен онытырга әзер була. Тормыш дәвам итә! Тик тиздән академик янә сайлау алдында кала. Шәхси индивидуальлеген югалту, үз-үзенә тугры булып кала алмау трагедиясы аны сындыра...

Спектакль Франция, Австралия, Италия, Израиль, АКШ, Румыния, Хорватия, Германия һәм Польшада күрсәтелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10