ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан шәһәр Думасы депутаты 7 миллион сум акча урлауда шикләнелә

13 сентябрь 2018, 19:13

“Пассаж” күчемсез милек агентлыгы башлыгы, берничә бистәдә җир алуда ярдәм итү өчен, клиентларыннан акча алган, ләкин вәгъдәсен үтәмәгән.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәре Думасы депутаты караклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Тикшерү Комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2013 елдан 2016 елга кадәр Рушания Бильгильдеева “Пассаж” күчемсез милек агентлыгы башлыгы булган. Радужный, Яңа Царицыно һәм Көнчыгыш Державино бистәләрендә һәм Суыксу авылында җир алырга теләүчеләрдән 7 миллион сум акча алган.

Бильгильдеева оешмасы тарафыннан җир кишәрлекләре сатып алынмаган, ә клиентларга акчаларын ул кире кайтармаган. “Хезмәт вазифасын файдаланып, эре күләмдә мошенниклык” маддәсе нигезендә, 23 эпизод буенча җинаять эше ачылган.

52 яшьлек Бильгильдеева кулга алынган, тикшерүчеләр шикләнелүчедән һәм зыян күрүчеләрдән сорау ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10