ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның авыл җирлекләрендә старосталар барлыкка килергә мөмкин

13 сентябрь 2018, 18:54 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанның авыл җирлекләрендә старосталар барлыкка килергә мөмкин Муниципалитет органнарына авыл торак пунктларында старосталар билгеләү мөмкинлеген бирә торган закон проекты әзерләнгән.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанның авыл торак пунктларында старосталар барлыкка килергә мөмкин. Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проектын бүген депутатлар Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында карады.

“Федераль законнар белән авыл торак пунктларында старосталар институты кертелә. Закон проекты [республика законын] федераль законга яраклаштырып эшләүгә җибәрелде”, - дип аңлатты комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

Шулай ук ул : “Әлеге пунктның үтәлүе мәҗбүри түгел, ул авыл җирлекләренең уставында вариант буларак язылырга тиеш. Бу - яңа институт кебек”, - дип билгеләп үтте.

"Закон проекты старостага махсус таныклык бирүне күздә тота”, - дип өстәде Хәбибуллин.

Закон проекты муниципаль берәмлек органнарына авыл җирлекләрендә старосталар сайлап кую мөмкинлеген бирә. Старостаның статусы һәм эшчәнлеге мәсьәләләрен муниципалитет уставы яки аның вәкаләтле органының хокукый акты нормативлары билгели ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10