ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Халыкара ислам конференциясендә катнашты

13 сентябрь 2018, 21:48 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Халыкара ислам конференциясендә катнашты Конференциядә Россия, Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр, Һиндстан, Пакистан һәм башка илләрдән дин галимнәре, белгечләр катнашты.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 12 сентябрь көнне Казанда "Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу": "Изге Коръәндә һәм Пакъ Сөннәттә мөэмин мөселман образы" дип исемләнгән IV Халыкара ислам конференциясе уздырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. 

Чараның төп максаты – бүгенге мөэмин мөселман образын Изге Коръәндә һәм Пакъ Сөннәттә күрсәтелгәнчә ачып бирү, шулай ук  массакүләм мәгълүмат чараларында мөселманнарның уңай образын формалыштыру механизмын булдыруга киңәш-тәкъдимнәр эшләү.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россия, Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр, Һиндстан, Пакистан һәм башка илләрдән дин галимнәре, белгечләр катнашты.

Конференциядә катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары аша мөселманнар турында ялган стереотиплар таралуга бәйле вазгыять, әйдәп баручы җитештерүчеләрнең кино продукцияләрендә мөселманнарның тискәре образын мәҗбүриләп тагу кампаниясе, Көнбатыш геосәясәт үзәкләренең мәнфәгатьләренә таянып эш йөрткән радикаль агымнарның җимергеч эшчәнлеге һәм мөселманнарның тискәре образын тудырудагы роле хакында фикер алыштылар.

Чараны ТР Изге Коръәнне һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, "Россия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10