ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

ТР Мәгариф министрлыгы Кырымда студентлар белән булган хәлгә катнашы юклыгын белдерде

13 сентябрь 2018, 20:32 , Фото: Султан Исхаков

ТР Мәгариф министрлыгы Кырымда студентлар белән булган хәлгә катнашы юклыгын белдерде Интернетта Татарстанның авыл хуҗалыгы техникумнары студентларының начар шартлар аркасында Кырымдагы практикадан качып китүе турында хәбәр таралды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырымдагы практика вакытында качып киткән Татарстан студентлары белән килеп чыккан хәлгә катнашы булмавы турында белдерде.

Бүген социаль челтәрләрдә республиканың авыл хуҗалыгы техникумнарында укучы 19 студентның тамак туймау һәм начар шартлар аркасында Кырымнан практикадан качып китүе турында хәбәр барлыкка килде. 

“Чистай, Баулы һәм Тәтеш районнарында укучылар Кырымга йөзем җимеше җыярга киткән. Аларга көненә өч тапкыр ашату һәм эш өчен 17 мең сум акча вәгъдә иткән булганнар. Ләкин чынлыкта исә студентларга исән калу өчен тырышырга туры килгән”, - дип әйтелә социаль челтәрдә басылып чыккан хәбәрдә. 

"Бу - студентларның шәхси теләге булды. Министрлык мондый программаны тормышка ашырмый”, - дип аңлаттылар ведомствода. 

Моннан тыш, республиканың Мәгариф һәм фән министрылыгында авыл хуҗалыгы техникумнарының студентлар белән нинди дә булса сөйләшүләр алып баруы мөмкин булуын, ләкин министрлыкның аларга бернинди дә катнашы юклыгын өстәп әйттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10