ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 33 яшьлек йорт карагын кулга алганнар

13 сентябрь 2018, 20:53 , Фото: скриншот из видео

Казанда 33 яшьлек йорт карагын кулга алганнар Каракның кимендә тугыз җинаятькә катнашы бар, аларның җидесе буенча җинаять эше ачылган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 33 яшьлек йорт карагын кулга алганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклау органнары фикеренчә, кулга алынган ир-атның кимендә тугыз җинаятькә катнашы бар, аларның җидесе буенча эш ачылган, ә калганнары буенча тикшерү бара.

Май аеннан сентябрь аена кадәр шәһәрнең төрле районнарында фатир талаулар була. Йортка керү өчен бер үк төрле ысул кулланылган – карак тәрәзәне кирпеч белән ваткан һәм эчкә үтеп кергән.

Беренче җинаять 20 майда теркәлгән. Киров районында яшәүче хатын-кыз үз фатирыннан таныш булмаган кешенең биш мең акча урлаганы турында хәбәр иткән. Җәй дәвамында шундый ук очраклар турында “Авиатөзелеш” һәм “Вишневский” полиция бүлекләренә гариза язганнар. Урланган акчаларның һәм бизәнү әйберләренең гомуми бәясе 400 мең сумнан артып киткән.

1 сентябрь көнне “Гвардейский” полиция бүлегенә 70 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать итә. Ул үз өендә билгесез кешенең булуы, фатирны талавы һәм балкондагы ватык тәрәзә аша чыгып качуы турында сөйләгән. Полиция хезмәткәрләре шаһитлардан сорау алган, камера язмаларын караган һәм җинаятьченең “Деу Матиз” автомобилендә йөрергә мөмкин икәнен ачыклаганнар.

Икенче көнне җинаятьчене кулга алганнар, хәзерге вакытта ул сак астында. Өендә уздырылган тентү вакытында хокук сакчылары урланган милекнең бер өлешен тапканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10