ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Александр Шадриков Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясе президенты итеп сайланды

13 сентябрь 2018, 21:33 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Александр Шадриков Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясе президенты итеп сайланды 13 сентябрьдә Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Татарстан Республикасы Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясенең чираттан тыш конференциясе узды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Александр Шадриков Татарстан Республикасынын Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясе президенты итеп сайланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Киңәшмә көн тәртибенә Федерациянең президентын, башкарма комитеты әгъзаларын, Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясенең ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау буенча өч мәсьәлә куелган иде.

Күпчелек тавыш белән Александр Шадриков Байдаркаларда һәм каноэда ишү федерациясе президенты итеп билгеләнде. Федерация башкарма директоры Андрей Зарубин экология министрына истәлекле гравировка белән Ишкәк ишү өчен бүләк тапшырды.

Конференциядә Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Юсуп Якубов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук Байдарка һәм каноэларда ишү федерациясе тренерлары һәм вәкилләре катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10