ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Аксенов-фест-2018"нең Йолдыз билетына Булат Ханов һәм Василий Нацентов ия булды

13 сентябрь 2018, 21:57 , Фото: Рамиль Гали

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Аксенов-фест” музыкаль-әдәби фестивален ачу тантанасы булды.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда - “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә язучы Василий Аксенов истәлегенә багышланган “Аксенов-фест” музыкаль-әдәби фестивален ачу тантанасы үткәрелде.

Тантанада “Звездный билет-2018” Халыкара әдәби премиясен тапшырдылар. Быел әлеге премиягә Булат Ханов (проза) һәм Василий Нацентов (шигърият) ия булды.

  • Премия 2008 елда Казан мэриясе тарафыннан булдырылды. Ул әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яшь талантларга бирелә.

Сәхнәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ирештерделәр. Сәламләүдә әйтелгәнчә, бу елларда “Аксенов-фест”ның киң танылуы, ә программаның яңа идеяләр һәм башлангычлар белән баетылуы куандыра. Фестивальне оештыручылар үз алларына мөһим агарту һәм белем бирү максатларын куялар, яшь әдәбиятчыларга киләчәктәге иҗади тормышларына “Йолдыз билеты” тапшырып, һөнәри һәм рухи үзбилгеләнештә ярдәм итәргә тырышалар.

Фестивальдә танылган язучылар, актерлар, режиссерлар, музыкантлар, шулай ук Россиянең әйдәп баручы әдәбиятчылары һәм нәширләре катнаша.

Инде гадәткә әйләнгәнчә, Россиянең танылган җырчысы Андрей Макаревич та чарада кунак булды һәм сәхнәдән В.Высоцкий сүзләренә язылган җыр башкарды.

Концерт вакытында сәхнәдән Василий Аксеновның тормыш һәм иҗат биографиясен тапшырдылар. Концертның темасын “Юлаучы, яки Казанга мәңгелек кайту” дип атаганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10