ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында хроник алкоголизм чире белән 141 кеше исәптә тора

14 сентябрь 2018, 00:00

Быелның сигез аенда тагын 23 кеше нарколог күзәтүе астына алынган.

(Чирмешән, 14 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).Быел районда алкогольдән дүрт кеше агуланган, берәүнең хәтта гомере өзелгән.
Район үзәк больницасы врач психиатр-наркологы Лилия Мортазина сүзләренчә, узган елда хәмердән агуланып дөнья куючылар дүртәү үк булган. Аларның үлеменә, нигездә, суррогат – ялган спиртлы эчемлек сәбәп була, дип яза җирле басма.

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында хроник алкоголизм чире белән 141 кеше исәптә тора, шуларның кырыгы – хатын-кыз. Кызганыч, быелның сигез аенда тагын 23 кеше нарколог күзәтүе астына алынган. Араларында алты хатын-кыз, өч яшүсмер дә бар.

-Әлеге чиргә бирешмәс өчен, иң әүвәл сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, мәдәни чараларда катнашу, театр, концертларга йөрү зарур, ә эчүче компанияләрдән ераграк торуың хәерле, - ди Лилия Мортазина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10