ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны уңышлы тәмамладылар

14 сентябрь 2018, 03:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны уңышлы тәмамладылар Барлыгы 94017 тонна ашлык суктырылган.

(Аксубай, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы игенчеләре бөртекле культураларны җыеп алуны уңышлы тәмамладылар, дип яза җирле басма.

Бөртекле культуралар (бөртеккә кукуруздан тыш) 35873 гектар мәйданнан җыеп алынган, гектарыннан уртача уңыш 26,2 центнер тәшкил иткән. Шулай итеп, 94017 тонна ашлык суктырылган. Район кырларында шикәр чөгендерен казып алу эшләре югары темп белән бара.

“Аксу Агро“ агрофирмасында бу культура 3000 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгесе көнгә 300 гектар мәйданнан 7500 тонна татлы тамыр казып алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10