ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Вахитов районында сәүдә павильоны янган

14 сентябрь 2018, 09:16 , Фото: соцсети

Казанның Вахитов районында сәүдә павильоны янган Бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше янгынны сүндергән мизгелне видеога төшереп алган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында сәүдә павильоны янган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше янгынны сүндергән мизгелне видеога төшереп алган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны тиз арада сүндергән, янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Социаль челтәрләрдә язуларынча, янгын электр үткәргечендәге төзексезлек аркасында чыккан.

Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматка төгәллек кертелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10