ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Танылган тел галиме татар матбугатында уңышсыз калькалар бик күп дип саный

14 сентябрь 2018, 11:58 , Фото: Султан Исхаков

Танылган тел галиме татар матбугатында уңышсыз калькалар бик күп дип саный Бөтен җирдә буквализм. Тоталар да хәрефкә хәреф тәрҗемә итәләр дә куялар, диде галим Рүзәл Йосыпов.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар матбугатында уңышсыз калькалар бик күп дип саный. “Уңышсыз калькалар тулып ята. Буквализм бөтен җирдә. Уйлап та тормыйлар. Тоталар да хәрефкә хәреф тәрҗемә итәләр дә куялар”, - диде Рүзәл Йосыпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе иясе. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Рүзәл Йосыпов телне грамматика, кагыйдәләр, билгеләмәләр ятлатып кына өйрәтеп булмый икәнен әйтте. “Калькалар искитәрлек күп! “Икетуган сеңлем”, “икетуган абыем” – нәрсә инде бу? Абый ничек икетуган булсын инде? “Двоюродный” дигәнне шулай тәрҗемә итәләр. “Аталары бертуган”, “әниләребез бертуган” һәм башкалар. Теләсәң, аның татарча вариантлары бар! Барлык хата да ялгыш тәрҗемәдән китә. Рус телендә бер сүз икән, татар телендә дә бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлыйлар. Сүзләр бит туры килми. Кайчак рус телендәге сүзнең мәгънәсен татар телендә берничә сүз белән бирергә туры килә. Кайчак киресенчә, рус телендәге өч сүз татар телендә бер сүз белән бирелә. Сүзгә сүз дигән нәрсә юк”, - диде академик.

Филология фәннәре докторы рус телендә мөмкинлекләр күбрәк икәнен әйтте. “Русның мөмкинлеге күбрәк. “Поехал”, “пошел”, “полетел”. Татарлар "китте" диләр. Кешенең нәрсә белән китүе халыкка мөһим түгел. “Миңнеханов Мәскәүгә очты”, диләр. Бу – дөрес түгел. “Миңнеханов китте”, “Миңнеханов иртәгә китәчәк” һәм башкалар. Кеше оча алмый. “Мәскәүгә китте”, дип язарга кирәк. Әлбәттә, Мәскәүгә җәяү бармыйсың. Әгәр дә басым ясап әйтергә кирәк икән, ул вакытта “поездка утырып”, “машинага утырып”, “самолет белән”, дияргә кирәк. Самолет кына оча ала. Дөресен генә әйткәндә, андый мисаллар тулып ята”, - диде Рүзәл Йосыпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10