ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар опера сәхнәсенең беренче Сөембикәсе Гульнора Гатина Андрей Кузьминга интервью бирде

14 сентябрь 2018, 13:37 , Фото: Рамиль Гали

Татар опера сәхнәсенең беренче Сөембикәсе Гульнора Гатина Андрей Кузьминга интервью бирде Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 15 сентябрь көнне иртәнге 8дә дөнья күрәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Сөембикә» операсының премьерасы була. Аның көен - Резеда Әхиярова, либреттосын Ренат Харис иҗат иткән. Операда төп партияне яшь җырчы Гульнора Гатина башкарачак.

Җырчы «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында соңгы айда сәхнә артында кайнаган эш, күптән түгел иреннән аерылуы һәм «Үзгәреш җиле» призмасы аша бүгенге татар эстрадасына үз карашы хакында сөйләде, опера театры адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә аңлатма бирде.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 15 сентябрь көнне иртәнге 8дә дөнья күрәчәк. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин. Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне, 15 сентябрьдә – 18.30, якшәмбе көнне, 16 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10