ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда сөяк җелеге донорларын тикшерү буенча Россиядәге беренче лаборатория ачыла

14 сентябрь 2018, 14:14 , Фото: Абдул Фархан

Казанда сөяк җелеге донорларын тикшерү буенча Россиядәге беренче лаборатория ачыла NGS-лабораторияне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Россия ярдәм фонды белән берлектә ача.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда булачак сөяк җелеге донорларының геннары бер-берсенә туры килү-килмәвен билгеләү буенча Россиядәге беренче NGS-лаборатория ачыла. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында NGS-лабораторияне КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты Россия ярдәм фонды белән берлектә ача.

Казандагы яңа медицина учреждениесендә өр-яңа җиһазлар урнаштырылачак, һәм ул елына Россия сөяк җелеге донорлары регистрының мәгълүматлар базасына потенциаль донорларның 25 меңгә якын фенотибын кертергә мөмкинлек бирәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10