ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

14 сентябрь 2018, 14:20 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Daric Investment Group – Иранның авиация, металлургия, төзелеш һ.б. тармакларда махсуслашкан зур инвестиция компаниясе.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Daric Investment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Иран белән хезмәттәшлек итүдә зур тәҗрибә тупланган. Әйтик, даими рәвештә рәсми, бизнес делегацияләрнең сәфәрләре оештырыла, республика башкаласында инде 10 елга якын Иранның Генераль консуллыгы эшләп килә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ» кебек зур предприятиеләре Иран белән хезмәттәшлек итүен искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Иран арасында товар әйләнешен арттыру юнәлешендә активрак эшләргә кирәк.

Быелның сентябрендә Dаric төркеменә керә торган ATA Airlines авиакомпаниясе Тәһран – Казан – Тәһран туры рейсын ачты. Татарстан Президенты авиамаршрутның эшлекле һәм туристик элемтәләрне киңәйтергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Daric Investment Group компаниясенең идарә рәисе Мөхәммәд Реза Зонузи Мотлага Рөстәм Миңнехановны хуплады һәм авиамаршрут башка уртак проектлар өчен дә мөмкинлекләр ачачак, дип искәртте.

  • Daric Investment Group – Иранның авиация, металлургия, төзелеш һ.б. тармакларда махсуслашкан зур инвестиция компаниясе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10