ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Студентлар лигасы”ның яңа президенты итеп КФУ студенты Руфат Кыямов сайланды

14 сентябрь 2018, 15:01 , Фото: Ильнар Тухбатов

“Студентлар лигасы”ның яңа президенты итеп КФУ студенты Руфат Кыямов сайланды Руфат Кыямов КФУ командасының иң көчлесе булуын билгеләп үтте.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Зөлфия Хәсәнова). Бүген УНИКСта Казан федераль университеты студенты Руфат Кыямов “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп сайланды.

Лигада барлыгы 405 делегат катнашты. 46 делегат үз тавышын - Александр Увакинга, 94е – Азат Кашаповка һәм 205 кеше Руфат Кыямовка бирде. Күпчелек тавыш белән Руфат “Студентлар лигасы”ның алтынчы президенты итеп билгеләнде. Александр Увакин бу сайлау вакытында көндәшләре белән бер командага әверелгәннәрен әйтеп китте. Александр, кул биреп, Руфатны тәбрикләде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Руфат Кыямов үз чыгышында команадасының бик көчле булуын белдергән иде. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул җиңүенең төп сәбәбе дә шул булуын әйтте. "Бу залда булмасалар да, әти-әни, энем һәм сеңлем дә гел янымда кебек. Алар миңа һәрвакыт ярдәм иттеләр. Иң зур рәхмәткә гаиләм лаек. Алга таба - минем икенче йортыма әверелгән уку йортым. Алар белән зур эш башкардык", - диде ул. 

Руфат элек “Студентлар лигасы”н яшьләр оешмасы итеп кенә кабул итүен әйтте. "Ләкин хәзер, курыкмыйча, “Минем командам!” дип әйтә алам. Барлык лига вәкилләре зур роль уйнады, һәрбер тавыш мөһим булды, җиңүебез – уртак. Беренче чиратта, республикабыз студентларына рәхмәт белдереп, алар өчен тырышасым килә. Студентлар тормышы тагын да үссен, биеккә күтәрелсен. Миңа күпме кеше, ышанып, тавыш биргән. Мин чиксез бәхетле. Бердәм булып эшләрбез, дип өметләнәм", - ди ул.

 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10