ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Вячеслав Быков белән «Ак Барс хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде

14 сентябрь 2018, 17:17 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Вячеслав Быков белән «Ак Барс хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде Быков спорт мәктәбе уенчылары белән даими мастер-класслар уздырырга планлаштыра.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Вячеслав Быков һәм «Ак Барс Хоккей академиясе» хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вячеслав Быков «Ак Барс хоккей академиясе»нең консультанты 2018/19 сезонында Россия җыелма командасының элеккеге тренеры Хоккей академиясенең фәнни-методик үзәгенә һәм «Ак Барс»уенчыларының үсеш үзәгенә консультация бирәчәк. Шулай ук Быков эш кысаларында Казанда һәм Әлмәттә «Ак Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Динамо» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм «Нефтяник» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары өчен даими мастер-класслар уздырырга планлаштыра.

«Безнең бурыч -  югары дәрәҗәдә уйный алырлык яңа буын хоккейчыларны әзерләү. Уен күнекмәләрен үстерү белән бергә без шәхес үсешенә басым ясарга, хоккей һәм кеше тәрбиясе бергә барырга тиешлеген истә тотарга тиешбез», - диде Быков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10