ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иделнең яр буен реконструкцияләү Елга портына кагылмаячак

17 сентябрь 2018, 20:18 , Фото: Рамиль Гали/архив

Иделнең яр буен реконструкцияләү Елга портына кагылмаячак Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары фикеренчә, реконструкциядән соң яр буе порты тулы көченә эшли башлаячак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда Иделнең яр буен реконструкцияләү Елга портына кагылмаячак. Бу турыда бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте.

«Елга порты элекке урынында калачак. Әлегә аның буенча бернинди план да каралмаган. Анда күптән түгел генә реконструкция үткәрелде. Хәзер Елга порты тулысынча кулланылмый. Яр буе территориясе тулысынча “җанлангач”, аңа яңа функцияләр өстәләчәк һәм порт башкача эшли башлаячак», – диде спикер.

  • Казанда Идел елгасының яр буен реконструкцияләү буенча иң яхшы проектны сайлыйлар. Ул «Эко-Берег 2018» халыкара архитектура фестивале нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Фестиваль 4-6 октябрьдә узачак. Конкурста җиңүче 300 мең сум күләмендә премия һәм үз проектын эшләүне дәвам итү хокукы ала. Гомумән, яр буен реконструкцияләү 2020 елның җәендә төгәлләнергә тиеш.

Кудряшев киләчәктә Елга портыннан көньяктарак территорияне үзгәртү һәм яңарту планлаштырылуын әйтте.

Бу үзгәрешләр йөк порты һәм сәнәгать зоналарына кагылачак. Казанның финанс районын үстерү концепциясе бар һәм ул гамәлгә ашырылачак, дип вәгъдә итте ул.

  • «Эко-Берег» фестивале ел саен сентябрь-октябрьдә 2010 елдан башлап үткәрелә. Аны Россия Архитекторлар берләшмәсе белән Мәскәү архитекторлары берләшмәсе үткәрә. Казанда конкурс Татарстан Министрлар Кабинеты, шәһәр башкарма комитеты, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Архитекторлар берләшмәсе ярдәме белән уза.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10