ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Министр урынбасары көздән чәчелгән культуралар даими уңыш бирә дип саный

18 сентябрь 2018, 15:10 , Фото: Султан Исхаков

Министр урынбасары көздән чәчелгән культуралар даими уңыш бирә дип саный Татарстанда 537 мең гектар мәйданга көзге уҗым культуралары чәчелгән.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов, кышлап чыккан көзге культуралар яхшырак уңыш бирә дип саный. Бу хакта ул бүген матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

  • Июль ахырында Зәй районында узган күчмә семинарда, авыл хуҗалыгы белгечләре, министр Марат Әхмәтов белән бергә, тәҗрибә сынау участокларында булып, төрле культураларның үсешен карады. “Көзге культура мйданнарын киңәйтергә кирәк. ул бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен, хәтта 40 процентын алып торса да ярый", - диде Марат Әхмәтов, семинар ахырында нәтиҗә ясап.

“Татар-информ” хәбәрчесе министр урынбасарыннан көзге культураларның мәйданнары арту-артмавын сорады.

“Соңгы елларда кышлап чыккан көзге культуралар стабильрәк уңыш бирә. Ләкин һава шартларының аяк чалуы аркасында, бүген көзге уҗымнарның артта калуы күңелдә берникадәр борчу тудыра. Инде чәчелгән 537 мең гектар икенче елга тулысынча сакланып чыгар дип өметләнәбез. Әмма ул инде язга чыккач кына билгеле була. Чыннан да, көзге культураларга өмет зуррак”, - диде министр урынбасары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10