ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

EuroSkills катнашучысы: Чемпионатка бер ел әзерләнгәндә күп нәрсәгә өйрәндем

21 сентябрь 2018, 11:04

EuroSkills катнашучысы: Чемпионатка бер ел әзерләнгәндә күп нәрсәгә өйрәндем 25-29 сентябрьдә Будапештта һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты узачак.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Европа чемпионатында Татарстанны тәкъдим итәчәк Айгөл Гарипова EuroSkills 2018 ярышларына бер ел әзерләнү дәверендә күп нәрсәгә өйрәнгән. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюда ул шул хакта әйтте.

  • 25-29 сентябрьдә Венгрия башкаласы Будапештта һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты (EuroSkills 2018) узачак. Анда 28 илдән 43 компетенция буенча 600гә якын конкурсант катнаша.

Россия җыелмасына Татарстаннан алты вәкил кергән. Алар арасында Айгөл Гарипова да бар.

«Җыелма составына эләгү өчен, миңа күпсанлы этаплар аша (көллияттә узган сайлап алулардан башлап, төбәк һәм округ чемпионатлары, былтыр Краснодарда узган илкүләм чемпионатка кадәр) үтәргә туры килде», - диде Айгөл.

Татарстан вәкиле эксперт белән бер ел шөгыльләнү дәверендә күп нәрсәгә, гадәти студентта 100 процент булмаган әйберләргә өйрәнүен сөйләде. Айгөл алган белемнәрен киләчәктә медицина көллиятендә укучыларга тапшырырга өметләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10