(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). 2018 елның 15 сентябрендә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителгән көзге ярминкәләр башланып китте. Ярминкәләр шәһәр һәм район үзәкләрендә һәр атна саен оештырыла.
Казанда ярминкәләр берьюлы ундүрт урында һәр шимбә көнне 08.00-14.00 сәгатьләрдә эшли.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ярминкәләрдә төрле районнардан фермерлар, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче предприятиеләр катнаша. Биредә яшелчәләр, ит, балык, бал һәм башка продукцияләрне кибеттәгедән очсызрак бәягә алып була.