ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты

24 сентябрь 2018, 13:21 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аларны яңа стандартлар буенча төзергә кирәк.

(Казан, 24 сентября, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Татарстан Президенты республикада “Җирле үзидарә органнары структурасы стандарты”н төзергә күрсәтмә бирде. Ул бу эшне бүген үзенең еллык Юлламасында ТР Президенты Аппараты белән республиканың Муниципаль берәмлекләр советына йөкләде.

“Җирле үзидарә системасының нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. 10 ел элек төзелгән структура камилләштерүне таләп итә. Соңгы елларда муниципаль вәкаләте булган күп төрле оешмалар барлыкка килде һәм алар бюджетның чыгымнарын арттыра. Гомумән, җирле үзидарә органнарын оештыру структурасында кимчелекләр бар. Аңа бердәм таләпләр куеп, нәтиҗәле итеп оештырырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10