ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты

24 сентябрь 2018, 16:42 , Фото: архив/Михаил Захаров

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 2012 елдан бирле ике тапкырга артты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында республикада ил Президентының "май указлары" тулысынча үтәлүен әйтте.

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Татарстанда илебез Президентының 2012 елның май указлары тулысынча үтәлде”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

Татарстан Президенты бу уңайдан, табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы ике тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсендәге башка категория хезмәткәрләрнең эш хакы бер ярым тапкырга артуын искәртте. 30 меңнән артык күпбалалы гаилә җир кишәрлекләренә ия булуын, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитүен әйтте.

“Май указлары Россия Президентының яңа указы – илебезнең 2024 елга төп стратегик документы нигезендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектларда дәвам иттерелә”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10