ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

А.Песошин Татарстанның РФ төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән очрашты

25 сентябрь 2018, 14:13 , Фото: tatarstan.ru

А.Песошин Татарстанның РФ төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән очрашты ТР Премьер-министры республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү планнары хакында фикер алышты.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Премьер-министр сүзләренчә, Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән тышкы сәүдә әйләнеше артуга да карамастан, республиканың үсеш өчен зур потенциалы бар әле. Песошин вәкаләтле вәкилләргә шулай ук ТР Президентының шушы көннәрдә республика Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итүе хакында да искәртте.

Совещание Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с представителями Республики Татарстан за рубежом и в субъектах Российской Федерации

Вәкаләтле вәкилләр һәм Премьер-министрдан тыш, очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов та катнашты. Алар Татарстан вәкаләтле вәкиллекләренең быелның 6 аендагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Бүгенге көндә республиканың 22 вәкаләтле вәкиллеге бар, шуларның 14е – чит илләрдә, 8е – Россия төбәкләрендә. Хисап чорында Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12 процентка арткан. Республиканың чит илләрдәге төп сәүдә партнерлары – Төркия, Кытай, АКШ һәм Казахстан.

Киңәшмәдә вәкиллекләрнең агымдагы эшчәнлеге турында Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов, Үзбәкстандагы вәкил Рамил Шакиров, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкил Ренат Вәлиуллин хисап тотты. Очрашу ахырында Песошин Татарстанның АКШтагы вәкаләтле вәкиле Роберт Галиуллинга ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10