ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгород татарлары Мәскәүдә Кави Нәҗмине искә ала

30 сентябрь 2018, 11:29 , Фото: instagram.com/nizhgar_nigez/

Түбән Новгород татарлары Мәскәүдә Кави Нәҗмине искә ала Бүген шагыйрь истәлегенә багышланган кичә уздырылачак.
(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 30 сентябрь көнне, сәгать 18.00дә Мәскәү Татар мәдәни үзәге китапханәсендә Кави Нәҗми (1901-1957) истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Түбән Новгород татарларының "Нигез" якташлык җәмгыяте хәбәр итә. 
 
"Йөрәк тели, шуның төсле итеп, якты йолдыз булып янарга..." дип исемләнгән кичәдә шагыйрьнең әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук Кави Нәҗми тормышыннан кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин булачак. 
  • Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Петрякс районы Кызыл Октябрь авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аңа ике яшь чагында әтисе гаиләсе белән Идел буе, Кырым, Урал, Алтай якларында сезонлы эштә йөри һәм 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Кави шунда алты класслы рус-татар мәктәбендә укыган.
  • 1917 ел башында бер-бер артлы әти-әнисе үлгәч, Кавилар гаиләсе кире авылга кайта, Бөек Октябрь революциясен шунда каршылый. 1919 ел башында Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендәге педагогия курсларында укый, шул чакта шигырьләре дә басыла башлый.
  • 1919 елда ул КПСС сафларына алына һәм үзе теләп Кызыл Армиягә языла. Гражданнар сугышында катнаша, Мәскәүдәге Югары хәрби-педагогия институтында укый. 1922 елда Казанга кайтып хәрби мәктәптә укытучы, комиссар булып эшли, 1926-1933 елларда Казан хәрби гарнизонының "Кызылармеец"газетасында җаваплы мөхәррир була.
  • 1932 елдан К. Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру эшләре белән мәшгуль була, соңрак аның җитәкчесе, СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана.
  • Ул 1934 елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз Совет язучыларының Беренче съездында доклад белән чыга.
  • Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми Татарстан радиосы белән җитәкчелек итә. 1951 елда ул СССР Дәүләт премиясенә лаек дип табыла.
  • К.Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Ул 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10