ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания лорды Уэйверли белән очрашты

1 октябрь 2018, 20:53 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания лорды Уэйверли белән очрашты Яклар Россия төбәге һәм Бөекбритания арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөекбритания лорды Уэйверли белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Россия төбәге һәм Бөекбритания арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Лорд Уэйверли эш сәфәре кысаларында Иннополис университетында һәм Казан федераль университетында булды, югары технологияләр өлкәсендәге “ИТ-парк” технопаркы эшчәнлеге белән танышты. Ул шулай ук республиканың төрле министрлык вәкилләре белән очрашты.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с Лордом Уэйверли (Великобритания)

Очрашу йомгаклары буенча фикерләрен лорд Уэйверли Татарстан Президенты белән уртаклашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10