ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Даниянең Россиядәге Илчесе Татарстан белән хезмәттәшлек киңәячәген әйтте

3 октябрь 2018, 09:02

Дания һәм Татарстан арасында икътисад өлкәсендә, шулай ук дипломатик һәм мәдәни багланышлар үстереләчәк.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендегорд Татарстанның инвестицион потенциалын күргән. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчеләренә "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекчелек өчен субстратлар җитештерү заводы ачылышы кысаларында әйтте.

"Бу вазифада мин әле нибары бер генә ай, Татарстан Президенты белән очрашу үткәрдек. Алга таба бу төбәккә инвестицияләрне арттырып, Дания һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтү кирәклеген аңладык", - дип Сендергорд республиканың инвестицион потенциалын күрүе турында әйтте.

Аның сүзләренчә, Дания белән Татарстан хезмәттәшлеге икътисад белән генә чикләнмәячәк. "Без дипломатик һәм мәдәни багланышларны да үстерәбез. Күптән түгел Кино атнасында катнаштык. Анда сәнгать, кинематография һәм музыка өлксендә республика белән тәҗрибә алмашуны көйләдек", - дип белдерде Дания Илчесе. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10