ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә Коръән уку буенча халыкара бәйге финалында утыз Коръән-хафиз катнаша

5 октябрь 2018, 11:47

Коръән бәйрәмендә “Әфганстанның алтын тавышы” Әбдел-Кабир-Хәйдәри, Әл-Хәрәм мәчетенең элекке имамы, шәех Хәсән Бохари Коръән аятьләрәе укыячак.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 21 октябрьдә Мәскәүдә Crocus City Hall концерт залында Коръән укучыларның XIX халыкара конкурсы финалы узачак. Чарада дөньяның төрле илләреннән килгән иң яхшы саналган утыз Коръән-хафиз катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Коръән бәйрәмендә “Әфганстанның алтын тавышы” Әбдел-Кабир-Хәйдәри, Әл-Хәрәм мәчетенең элекке имамы, шәех Хәсән Бохари һәм башка кунаклар Коръән аятьләре укыячак.

Игелек хакына үз-үзләрен башка кешеләргә багышлаган гади кешеләрнең киң күңеллелеге турында биш тарих сөйләячәкләр.

Коръән укучыларның XIX халыкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Анда дөньяның төрле илләреннән иң яхшы 30 Коръән-хафиз катнашачак.

Программа 12:30 сәгатьтә фойеда башлана. Тантаналы ачылыш 14:30 сәгатьтә сәхнәдә булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10