ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак

5 октябрь 2018, 21:28

Очрашуда VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнаша.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). 7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары – барлыгы 200ләп кеше катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм планнары белән танышачак. Моннан тыш, иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мөфти белән очрашуга кадәр яшьләр өчен спорт һәм интеллектуаль чара оештырылачак. Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башлана. Катнашучыларны интереактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә.

  • Очрашу Казандагы "Милләт йорты"нда (Нариманов урамы, 62нче йорт) 13.00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10