ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

Йорт салганда рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә – инфографика

5 октябрь 2018, 21:52

Йорт салганда рөхсәт алу кагыйдәләре үзгәрә – инфографика Төзелеш башлар өчен рөхсәтне элеккегечә вәкаләтле органнардан барып алырга кирәкми.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). Быел Россиянең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде. 2018 елның 3 августында кабул ителгән (4 августта үз көченә кергән) 340нчы федераль закон торак төзелеше өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген камилләштерү максатында чыгарылган. Бу турыда “Татар-информ”га Росреестрның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина әйтте.

Яңа закон буенча, торак пунктта һәм бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзегәндә элеккегечә рөхсәт алырга кирәкми. Төзелеш башлар алдыннан вәкаләтле органнарга йорт салу турында белдерү язуы (уведомление) җибәрергә кирәк. Алар исә документларны үзләре тикшерә. Йортны төзеп бетергәч, янә белдерү язуы җибәрү таләп ителә. Йорт бөтен нормаларга туры килсә, аңа дәүләт теркәвен уздыру өчен вәкаләтле органнар документларны үзләре Росреестрга юллый.  
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10