ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

2019 елда гамәлгә керәчәк закон буенча бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзергә ярый

6 октябрь 2018, 12:11

2019 елда гамәлгә керәчәк закон буенча бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзергә ярый Яңа федераль закон бакчачылык иптәшлекләре белән яшелчәчелек иптәшлекләре арасындагы аерманы да билгели.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк яңа закон бакчачыларга үз җир кишәрлегендә йорт төзү хокукын бирә. “Бу закон Татарстанда да бакчалы кешеләргә файдалы булачак, чөнки иске закон аларның хокукын чикли иде”, – дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин “Татар-информ”га.

“Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында” (29.01.2017 елгы) 217нче федераль закон бакчачылык иптәшлекләре белән яшелчәчелек иптәшлекләре арасындагы аерманы да билгели. Хәзер бакчачылык кишәрлекләрендә торак йорт төзергә һәм анда рәсми рәвештә теркәлергә, ягъни пропискага керергә ярый. Ә яшелчәчелек кишәрлекләрендә хуҗалык корылмалары гына төзергә мөмкин, ә йорт төзеп һәм пропискага кереп булмый.

Татарстанда халыкның өчтән бере бакчачылык белән шөгыльләнә. Айрат Хәйруллин китергән мәгълүматлар буенча, республикада гомуми мәйданы 28 мең гектарны тәшкил иткән 376 мең бакчачылык кишәрлеге исәпләнә. Бакчачылык бигрәк тә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре халкында популяр шөгыль.

Шулай итеп, моңарчы булган “Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында” (15.04.1998 елгы) 66нчы федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10