ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Свердловск өлкәсендә "Яраткан моңнар" фестивалендә катнашырга чакыралар

6 октябрь 2018, 10:12 , Фото: tatary-urala.ru

Свердловск өлкәсендә Бәйгедә җиңү өчен, татар телендә өч җыр башкару шарт.
(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрь көнне Свердловск өлкәсендә төбәкара "Яраткан моңнар" татар җыры бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Бәйгенең Нигезләмәсе буенча конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк үзешчән һәм профессиональ башкаручылар катнашуга хокуклы. 
 
Моның өчен катнашучылар жюрига татар халык җырын, ХХ гасырның 30-80 елларында иҗат ителгән җырны һәм үзләре сайлаган бер җырны башкарырга тиеш. Шул исәптән, автор әсәрләре дә кабул ителә. Җырларның татар телендә башкарылуы, стиль, жанр ягыннан аерылуы мөһим. 
 
"Яраткан моңнар" җәмгыятькә милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә дигән идеяны аңлатуны; милли мирасны баету һәм популярлаштыруны; яңа сәләтле исемнәрне барлауны; яшь буынны ана телен, тарих һәм милли мәдәниятне җиткерүне; иҗади элемтәләрне ныгытуны максат итеп куя. 
 
Катнашучылар заявкаларын 26 октябрьгә кадәр юллый ала. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10