ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Ангелина Вовк: Татарстан җитәкчелеге алдында балаларга игътибарлы мөнәсәбәт өчен баш иям

6 октябрь 2018, 17:42 , Фото: Рамиль Гали

Ангелина Вовк: Татарстан җитәкчелеге алдында балаларга игътибарлы мөнәсәбәт өчен баш иям Күренекле кино актрисасы республика укытучыларын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген күренекле кино актрисасы, теле-һәм радиотапшырулар алып баручысы Ангелина Вовк Татарстанда Укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган тантананың мәртәбәле кунагы булды. Ул мәгариф тармагының югары казанышларга ирешкән хезмәткәрләрен котлауда катнашты.

“Бу бәйрәмдә катнашуым, дөньяда иң шәп профессия вәкилләрен тәбрикли алуым белән бәхетлемен”, - дип мөрәҗәгать итте Ангелина Вовк. Ул укытучы һөнәренең фидакарь хезмәт, тырышлык таләп итүче һөнәр булуын, тик мәхәббәтне һәм танылуны шушы хезмәтне яратып башкаручылар гына яулый алуын билгеләп узды. “Үз укытучыларыңны искә алу һәрвакыт дулкынландыра”, - диде Ангелина Вовк.

“Нинди шәп эмоцияләр! Бу бәйрәмнең тантаналы узуы бик шәп. Мин еш кына мәктәп елларын, үзем балачакта җырлаган җырларны искә төшерәм”, - диде.

Ангелина Вовк Татарстан балаларының төрле илкүләм фестивальләрдә Гран-при яулауларын билгеләп узды. “Татарстан җитәкчелеге алдында балаларга мөнәсәбәт өчен баш иям”, - дип ул республикада балалар үсешенә зур игътибар бирелүен әйтте.

Бәйрәмне алып барган вакытта телевидение легендасы мәктәп белән бәйле уйланулары белән дә уртаклашты. “Дәрес нәрсә соң ул? Минем өчен ул, иң элек, укытучы. Алар мине тормышта дөрес яшәргә, дөрес юлны табарга булышырлар дип көттем. Укытучылар безгә карап, ничек ятларга түгел, ә фикерләргә өйрәтергә икән, дип уйладылар. Бу залга нәкъ шундый укытучылар җыелган. Сезгә дан!” – диде.

Ангелина Вовк Татарстанның барлык өлкәләрдә уңышлары белән горурлана алуына басым ясады. “Производствода, сәнәгатьтә, балаларга мөнәсәбәте белән дә”, - дип тагы бер кат ассызыклады. Аның сүзләренчә, Татарстан Россиядә юкка гына дан тотмый һәм аның турында телевизион экраннардан гел сөйләнеп тору да очраклы түгел.

Ангелина Вовк башлангыч сыйныф укытучыларының балага беренче тапкыр дөньяны ачуын, баланың язмышы ничек төзелүе аларга бәйле булуын билгеләп үтте. “Башлангыч мәктәп укытучылары – үз һөнәренең бөек вәкилләре”, - диде.Укучыларның уңышлары артында тәрбияче, укытучы, педагог хезмәте торуын ассызыклады. “Миңа калса, һөнәрегездә иң мөһиме – үз укучыларыгызның дусты булуыгыз, шул вакытта уңышларыгыз да искиткеч булачак. Сезгә карата мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт сүзләре бәйрәм көнендә генә яңгырамасын, көн саен аларны әйтергә форсат табылып торсын иде, чөнки сездән башка күпләрнең язмышлары уңай якка корыла алмас иде”, - дип саный.

Тантана азагында финал җыры яңгырагач, Ангелина Вовк “Татар җире, бәхетле бул!” дигән теләген юллады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10