ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Данис Зарипов 500нче уенында җиңелергә мәҗбүр булды

6 октябрь 2018, 21:26 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Данис Зарипов 500нче уенында җиңелергә мәҗбүр булды “Ак Барс” Ярославльдә 2:1 исәбе белән җиңелде.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хасбиуллина). Бүген “Ак Барс” командасы Ярославль шәһәрендә “Локомотив”ка 2:1 исәбе белән җиңелде. “Ак Барс” командасы өчен соңгы ике уен юбилей булды. Үткән уенда Данис Зарипов 400нче алкасын керткән булса, бу уен аның өчен 500нчесе булды. 

Моңа хәтле “Локомотив” командасына каршы уйналган ахыргы 6 матчта “Ак Барсның” җиңү яулаганы юк иде. Җиденчесе дә җиңелү белән тәмамланды.

Беренче период. Уен беренче минутлардан ук ике команданың да кискен һөҗүмнәреннән башланды. Дүртенче минутта “Ак Барс” уенчысы Антон Ландер, алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Период ахырында Роб Клинкхаммер “Локомотив” уенчысы Николай Коваленконы бортка таба этте. Хөкемдарлар тарафыннан бу хәрәкәт куркыныч дип саналды, шул исәптән уенчы “Ак Барс” командасын 5 минутка азчылыкта калдырды һәм уен азагына хәтле дисциплинар штраф белән озатылды. Ун секунд үтү белән, бер-бер артлы “Ак Барс” һәм “Локомотив” уенчылары ике минутлык штрафлар алды, период шуның белән тәмамланды.
Өченче период. Беренче секундларда, күпчелектә уйнап, “Локомотив” уенчысы Петри Контиола алка кертте (1:1). Икенче минутта Брендон Козун голы белән “Локомотив” командасы алга чыкты (2:1). Уен шуның белән тәмамланды.

Командалар составы:
“Локомотив”:
Коновалов (Исаев);
Локтионов – Контиола – Козун, Рәфиков – Накладал;
Картаев – Алексеев – Апальков, Елесин – Кронвалл;
Е. Аверин – Красковский – Санников, Кутузов – Н. Аверин;
Каюмов – Иванов – Коваленко (Беляев), Пайгин.

"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Юдин – Постма;
Зарипов – Попов – Глухов, Батыршин – Абросимов;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Кара, Лямкин.

Киләсе уенны “Ак Барс” Череповец шәһәрендә “Северсталь” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10