ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан мөфтие 21 чакрымлы Timerman ярыммарафонында катнашкан

7 октябрь 2018, 15:24 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие 21 чакрымлы Timerman ярыммарафонында катнашкан
 
Чарада бөтен Россиядән 600ләп йөгерешче ярышкан.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласында Казан Милли ярыммарафоны узды. Йөгерешнең мәртәбәле катнашучылары арасында Татарстан мөфтие дә бар иде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Мөфти Камил Сәмигуллин 21 чакрым араны 2 сәгать 15 минут эчендә йөгереп үтә. Финишта аны мөселман яшьләре һәм Казан имамнары каршылый. Йөгереш "Казан Арена" стадионында старт ала һәм шушында ук тәмамлана. Оештыручылар сүзләренә караганда, чарада бөтен Россиядән 600ләп йөгерешче катнашкан.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм битендә: "Казан милли ярыммарафонын йөгереп уздым. 2 сәгать 15 минут эчендә 21 чакрым", дип язган. Татарстан мөфтиен финишта мөселман җанатарлары каршылаган. Timerman - Камил хәзрәт Сәмигуллинны 2019 елгы ярыммарафонда катнашырга чакырган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10