ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кантюков Казанның “Зенит” командасын финанслаудагы барлык сорауларның хәл ителүен әйтте

7 октябрь 2018, 18:00 , Фото: Михаил Захаров

Кантюков Казанның “Зенит” командасын финанслаудагы барлык сорауларның хәл ителүен әйтте Клуб президенты “Газпром”ның "илдәге иң яхшы волейбол клубын финанслауны дәвам итерәчәген" хәбәр итте.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Зенит-Казан” волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков сезон алды матбугат конференциясендә клубны финанслаудагы барлык сораулар хәл ителде, дип белдерде.

“Мин финанслау һәм башка мәсьәләләр өчен җаваплы. Алексей Миллер, Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков белән сөйләшеп, финанслау буенча барлык сорауларны хәл иттек. Шартлар тудырылды, хәзер клубның бурычы - җиңүләр яулау”, - дип белдерде Кантюков.

Клуб президенты команда илдә алдынгылыкны саклаячак, дип өстәде. “Безнең кулда хәзер биш трофей. Без старт составында бер уенчыны алыштырдык. Бер уенны да бирергә ярамый. Берсен генә бирсәң дә, барысының да сине отасы килә башлый. Бигрәк тә ул „Зенит“ булса”,- диде спикер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10