ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның яшь уйлап табучылары Балидан өч алтын медаль алып кайтты

8 октябрь 2018, 18:16 , Фото: пресс-служба Минобрнауки РТ

Татарстанның яшь уйлап табучылары Балидан өч алтын медаль алып кайтты Яшь уйлап табучыларның халыкара күргәзмәсендә 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Яшь уйлап табучыларның V халыкара күргәзмәсендә Казан, Чаллы, Яшел Үзән мәктәпләре укучылары 12 алтын медальнең өчесен яулый. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыкара International Young Inventors Award (IYIA — 2018) бәйгесендә Россияне 6 яшьтән 19 яшькә кадәрге 17 уйлап табучы тәкъдим иткән.

Алтын медальләрне - Казандагы 145нче лицейдан 11 сыйныф укучысы Ксения Беляева, Чаллыдагы 41нче урта мәктәптән 8 сыйныф укучысы Индира Кәлимуллина һәм Яшел Үзәндәге 1нче лицейдан 10 сыйныф укучысы Инсаф Сәлахов яулаган. 

  • Ярышлар сентябрь ахырында Бали утравында уза. Ярышларны Уйлап табучылар ассоциациясе халыкара федерациясе (IFIA) ярдәмендә Индонезия уйлап табучылары ассоциациясе (INNOPA) оештырган. Анда 15 илдән 300дән артык мәктәп укучысы һәм студент катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10