ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КФУда төрки телләрдә исем кушуны өйрәнәчәкләр

9 октябрь 2018, 12:08 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

КФУда төрки телләрдә исем кушуны өйрәнәчәкләр Конференция быел беренче тапкыр үткәрелә.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрки телләрдә исемнәр кушуны өйрәнәчәкләр. “Төрки ономастика: үткәне һәм бүгенгесе” беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 11-14 октябрь көннәрендә узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар теле белеме кафедрасы белгечләре хәбәр итте.

Чараны институтның татар теле белеме кафедрасы оештыра.

“Төрки ономастика проблемаларын үзәккә алган әлеге конференция бу форматта беренче тапкыр үткәрелә. Конференция эшендә чит илләрдән, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм Татарстанның фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан күп санлы галимнәрнең катнашулары көтелә. Киләчәктә әлеге конференцияне даими оештыру күздә тотыла”, - диде кафедра белгечләре.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10