ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Әлки районында ат чабышлары үткәрелә

10 октябрь 2018, 09:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Әлки районында ат чабышлары үткәрелә Ярышларга 89655888038 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

(Әлки, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). 14 октябрьдә   Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Әлки районында ат чабышлары үткәрелә, дип яза җирле басма.

Ярышлар Сабантуй ипподромында узачак. Бәйгедә юртаклар һәм чабышкылар катнаша. Шулай ук авыл атлары һәм йөк атлары (“быстрый возчик”) ярышлары да оештырыла. Ат чабышларында Спас, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә районнарыннан килүчеләр дә катнашыр дип көтелә. Ярышларга 89655888038 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Ярышлар 11 сәгатьтә башлана. Бәйгене тамаша кылырга килегез, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10