ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде

10 октябрь 2018, 10:11

Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). 2018 елда Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.

Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар, шулай ук урам тренажерлары, җылытылган кием алмаштыру бүлмәләре һәм 100 урынлык трибуналар белән хоккей кордлары барлыкка килде.

Ел ахырына кадәр җиһазландырылган 16 чаңгы базасын төзеп бетерү планлаштырыла.

2017 елда республикада 120 универсаль спорт мәйданчыгы, шул исәптән 20 хоккей мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы төзелгән иде.

Татарстанда 2013 елдан башлап 791 спорт мәйданчыгы һәм 11 чаңгы базасы барлыкка килде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10