ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда гошер җыю 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк

10 октябрь 2018, 10:48 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда гошер җыю 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк Кичә “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга Чистай мөхтәсибәте алып килгән тонна ярым гошер сәдакасы таратты.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Гошер җыю Татарстан буенча 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кичә “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга Чистай мөхтәсибәте алып килгән тонна ярым гошер сәдакасы таратты.

  • Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267нче аятендә күрсәтелгән. “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә кирәк. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган.

“Татар-информ” хәбәрчесе сәдака алырга килгән Гөлнара Черкова белән сөйләште.

“Алисә кызыбыз безнең тумыштан авыру. 25 яшьлек Анастасия исемле кызыбыз да бар, ул сау-сәламәт. Кече кызыбыз Алисәне дәвалау процессы безгә бик кыйммәткә төшә. Мин үзем пенсиядә, эшли алмыйм, шуңа күрә безгә бик авыр. Акча җитмәгән чаклар да бар. Ирем эшли, аның хезмәт хакына яшибез. Безнең әле олы кызыбыз да бар. Аны да укытырга кирәк, аны да аякка бастырып, кеше итәсе бар. Алисәнең дәвалау курсына, әйткәнемчә, бик күп акча кирәк. Аңа массажлар ясатабыз, төрле дарулар алабыз. Кызымны аякка бастыру өчен генә дә күпме акча тотканбыздыр. Баштарак тернәкләндерү курсын үтү өчен, Мәскәүгә дә бара торган идек. Хәзер, Аллаһка шөкер, Казанда бушлай тернәкләндерү үзәкләре барлыкка килде”, - диде Гөлнара Черкова.

Мохтаҗларның язмыш тарихларын һәм гошер сәдакасы тарату чарасы турында эксклюзив репортажны “Интертат” газетасыннан укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10