ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зур Кызыл урамында хәрәкәт чикләнде

10 октябрь 2018, 11:30

Хәрәкәт чикләнүнең сәбәбе - планлы өйрәнүләр үткәрү.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Зур Кызыл урамны камап алганнар. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.

Урамда полиция кордоннары куелган. Хәрәкәт итү бер яклап кына булганлыктан, биредә җитди кыенлыклар туган. Урынга кинологлар килүе хәбәр ителә.

“Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шәһәрдә планлы өйрәнүләр үткәрелә һәм шәһәр халкына борчылмаска, тынычлык сакларга киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10