(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казанда троллейбус салонында пассажир кыз имгәнгән. Бу троллейбусны йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли. Бу хакта “Татар-информ”га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кичә иртән Патрис Лумумба урамындагы 3нче йорт каршында троллейбус салонында 28 яшьлек кыз егылган. Җәмәгать транспортын йөртүче пассажирга ярдәм итмичә, урыннан китеп барган.
Егылу аркасында кызның күп урыннары бәрелгән, сыдырылган.
Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәл шаһитларын 5-333-819, 5-333-848 телефонына шалтыратырга сорый.